Апас районы сайлау профсоюз органнары эшенә йомгак ясалды.

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Бүген Апас районында профсоюзның хисап-сайлау конференциясе узды. Конференциядә муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айрат Хәсәнов катнашты.

               Рескомның ышанычлы вәкиле Ленар Хантимиров катнашучыларны сайлау профсоюз органнарының эш нәтиҗәләре белән таныштырды.

               Бүгенге көндә районда профсоюзлар исәбендә 9 башлангыч профсоюз оешмасы тора һәм 166 профсоюз әгъзасы исәпләнә. Башлангыч оешмалар профсоюзы һәм профактив тарафыннан хезмәткәрләрнең мөрәҗәгатьләре, гаризалары һәм сораулары белән эш алып барыла. Нигездә түбәндәге мәсьәләләр каралды: кире кайтару нигезендә процентсыз акча бирү, чаралар оештыру һәм үткәрү, санатор-курорт һәм сәламәтләндерү юлламалары алу буенча мөрәҗәгатьләр.

               Үз миссиясен нәтиҗәле һәм уңышлы гамәлгә ашыру өчен, Ленар Тәлгатович хисап – сайлау җыелышында катнашучыларны вакыт таләпләренә туры килергә: оешкан, бердәм, мобиль һәм энергияле булырга, профсоюз идеологиясе һәм профсоюз әгъзалыгын мотивацияләү мәсьәләләренә зур игътибар бирергә, яшьләр сәясәтен эзлекле рәвештә гамәлгә ашырырга, заманча мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә чакырды.

               Профсоюз лидеры профсоюзның барлык әгъзаларына бу елларда профсоюз позициясен бүлешкән һәм хуплаган уртак эш өчен рәхмәт белдерде.

               Конференция профсоюз активистларын бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International