Урман хуҗалыгы министрлыгында башлангыч профсоюз оешмасының хисап җыелышы узды.

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч профсоюз оешмасының хисап җыелышы булып узды. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Җыелышта Министрлыкның башлангыч профсоюз оешмасы рәисе, оештыру эшләре бүлеге башлыгы Наталья Тюкаева һәм профсоюзның ревизия комиссиясе рәисе, милек белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Нияз Имамиев доклад белән чыгыш ясады.

Наталья Тюкаева 2019 елда Министрлыкның башлангыч профсоюз оешмасы комитеты эше турында сөйләде. Ул профсоюз әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтүнең гамәлгә ашырылган чаралары, уздырылган конкурслар, спорт, мәдәни-массакүләм чаралар турында сөйләде.

"Узган елның 24 декабрендә министрлык һәм Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы арасында 2020 – 2022 елларга тармак килешүе имзаланды, – дип искә төшерде Наталья Тюкаева. – Әлеге Тармак килешүендә хезмәт һәм ял режимы, хезмәтне саклау, хезмәткәрләрне әзерләү һәм өстәмә һөнәри белем бирү, дәүләт граждан хезмәткәрләренә, Министрлык карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә социаль гарантияләр һәм компенсацияләр турындагы нигезләмәләр чагылдырылган".

"Профсоюзларның девизы - «Безнең бердәмлектә көч", шуңа күрә безнең профсоюз комитеты коллективны берләштерү бурычын куя. Без барлык хезмәткәрләрнең дә һөнәри эшчәнлек белән генә түгел, ә комитетның һәр хезмәткәр тормышында катнашуын, проблемаларны хәл итәргә булышуын телибез», – диде ул.

Нияз Имамиев 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча министрлыкның беренчел профсоюз оешмасының ревизия комиссиясе хисабын тәкъдим итте.

Аннары РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасының XXXI хисап-сайлау конференциясенә делегатлар тәкъдим ителде. Делегат итеп бертавыштан Министрлыкның башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Наталья Тюкаева сайланды.

Министр урынбасары Рәис Гомәров Министрлыкның башлангыч профсоюз оешмасы эшчәнлегенә 2019 елда уңай бәя бирде. «Без сайлауда ялгышмадык, безнең рәис бик актив. Быел да эш темпларын киметмәүегезне сорыйм. Гомумән алганда, без аралашу өчен һәрвакыт ачык һәм профсоюз эшен яхшырту буенча теләсә нинди фикерне яки тәкъдимне тыңлыйбыз", - диде җыелышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Рәис Гомәров.

Чара ахырында Министрлыкның профсоюз оешмасының алдынгы әгъзаларын бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International