«Иң яхшы территориаль-тармак килешүе» республика конкурсы йомгаклары.

2020 елның 20 марты, җомга

Конкурсның төп бурычы -муниципаль хезмәткәрләрнең һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең социаль-хезмәт хокукларын һәм гарантияләрен күмәк-шартнамәчел көйләүне гамәлгә ашыруда республиканың муниципаль берәмлекләрендә социаль партнерларның эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату.

Бәйге беренче тапкыр үткәрелде. Тәкъдим ителгән эшләр, муниципаль берәмлекләр санын, шулай ук аларның территориаль корылышын исәпкә алып, алты номинация буенча бүленгән. Иң яхшы территориаль-тармак килешүләрен билгеләүнең төп критерийлары: территориаль-тармак килешүләре шартларын үтәү; территориаль-тармак килешүләрен үтәүнең икътисадый нәтиҗәлелеге; хезмәткәрләргә өстәмә социаль-икътисадый ташламалар һәм гарантияләр күләме.

Конкурс заявкаларын карап, бәя биреп, конкурс комиссиясе 14 җиңүче һәм призерны билгеләде.

"Шәһәр округлары арасында иң яхшы территориаль-тармак килешүе" номинациясендә Яр Чаллы шәһәре җиңүче булды.

 

"101 меңнән артык халкы булган муниципаль районнар арасында иң яхшы территориаль-тармак килешүе" номинациясендә җиңүчеләр һәм призерлар:

1 урын-Бөгелмә муниципаль районы;

2 урын-Түбән Кама муниципаль районы.

 

"61-100 мең кеше яшәгән муниципаль районнар арасында иң яхшы территориаль-тармак килешүе" номинациясендә җиңүчеләр һәм призерлар:

1 урын-Азнакай муниципаль районы;

2 урын-Чистай муниципаль районы;

3 урын-Лениногорск муниципаль районы.

 

"41 меңнән 60 меңгә кадәр халкы булган муниципаль районнар арасында иң яхшы территориаль-тармак килешүе" номинациясендә җиңүчеләр һәм призерлар:

1 урын-Нурлат муниципаль районы;

2 урын-Буа муниципаль районы;

3 урын-Кукмара муниципаль районы.

 

"Халык саны 31 меңнән 40 меңгә кадәр булган муниципаль районнар арасында иң яхшы территориаль-тармак килешүе" номинациясендә җиңүчеләр һәм призерлар:

1 урын-Питрәч муниципаль районы;

2 урын-Балтач муниципаль районы.

 

"30 меңгә кадәр халкы булган муниципаль районнар арасында иң яхшы территориаль-тармак килешүе" номинациясендә җиңүчеләр һәм призерлар:

1 урын-Кайбыч муниципаль районы;

2 урын-Минзәлә муниципаль районы;

3 урын – Теләче муниципаль районы.

Конкурсның барлык җиңүчеләре һәм призерлары республика профсоюз комитеты дипломнары һәм профсоюз белән социаль партнерлыкны үстерү буенча максатчан эш алып барганнары өчен кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International