Балтач муниципаль районында профсоюзның хисап-сайлау конференциясе булып узды. Конференциядә Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары-Наил Сабирҗанов һәм Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары - Илшат Галимуллин, социаль партнерлар һәм профсоюз активы катнашты.
Доклад белән ышанычлы вәкил– Рамил Нургалиев чыгыш ясады, башкарылган чаралар, профсоюз составы, профсоюз әгъзаларының саны турында сөйләде. 2010 елда профсоюз исәбендә 69 кеше, 2015 елда - 239 кеше, бүгенге көндә – 322 кеше, шуларның 209 – хатын - кызлар, 104 - яшьләр. Арту «Факел», казна, «Кайтаваз» ТРК, МҖМП, авыл җирлекләре кебек яңа оешмалар, шулай ук профсоюз составына кертү өчен резервлар бар.
Доклад белән Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең дәүләт автоном учреждениесенең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Гүзәл Фатыйхова чыгыш ясады.
Конференция барышында район активы бүләкләнде.