Республиканың Кукмара районында «Урман чаңгы юлы – 2020 " кышкы спартакиадасы узды.

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Урман чаңгы юлы – 2020» кышкы спартакиадасы булып узды. Чараны оештыручылар -ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч профсоюз оешмасы һәм "Лубян урман-техник колледжы"ДБМУ.

Ярышларда министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр, «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы, «ВНИИЛМ» ФДБУ «Көнчыгыш-Европа ЛОСЫ» филиалы, «Рослесозащита» ФБУ филиалы – «Татарстан Республикасы урманнарын яклау үзәге», «Урман транспорт компаниясе» АҖ, КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты һ.б. командалары катнашты.

Ярышларны ачу тантанасында катнашучыларны Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.

«Урман чаңгы юлы – 2020 " кышкы спартакиадасы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр бүләкләнде.

Моннан тыш, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы тарафыннан «Җиңүгә омтылыш өчен» аерым номинациясендә призерлар бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International