Бүген Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында профсоюз активының чираттагы конференциясе булып узды.
Әлки муниципаль районының дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы эше турында республика профсоюз оешмасы комитетының муниципаль районындагы ышанычлы вәкиле Рәйсә Габдуллина чыгыш ясады.
Әлки районының дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюз оешмасы бүгенге көндә 355 әгъзаны үз сафында тота һәм 13 башлангыч һөнәри оешманы берләштерә. Ышанычлы зат билгеләп үткәнчә, район профсоюз оешмасы үсеше өчен резервлар бар. Бүгенге көндә һөнәр берлегенең район оешмасында яшь кешеләр өлеше 15% тәшкил итә . РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова һөнәр берлекләре органнарының эш нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.
Традиция буенча конференция бүләкләү белән тәмамланды.