Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының 2019 елдагы эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында XI хисап конференциясе узды. Утырыш эшендә 43 делегат катнашты.
Профсоюз оешмасы эше турында хисапны профсоюз комитеты рәисе Булат Хәсәнов тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, профсоюз оешмасы 2019 елга куелган бурычларны үтәгән, төп көчне, элеккеге кебек үк, профсоюз әгъзаларының социаль ярдәменә юнәлдергән. Моннан тыш, контроль-ревизия комиссиясе хисабы да тыңланды.
Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина профсоюз әгъзаларының, шул исәптән «яшьләр канаты» һәм ветераннар советы әгъзаларының активлыгын билгеләп үтте. Ул «җитештерү биш минутларында» физик культура белән шөгыльләнүнең мөһимлегенә игътибарны юнәлтте, бу, һичшиксез, депутатларның һәм ТР Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләренең хәленә һәм эшкә сәләтлелегенә яхшы тәэсир итәр иде.
РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова профсоюзларга, аның традицияләренә тугры калулары, шулай ук новаторлык алымнары өчен Дәүләт Советы Аппараты профсоюзына рәхмәт белдерде. Ул агымдагы һәм яңа социаль ярдәм чаралары турында җентекләп сөйләде.
Дәүләт Советы Аппаратының һөнәр берлегенең аеруча тырыш әгъзалары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.