Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт статистикасы федераль хезмәте предприятиеләренең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Алсу Рафаил кызы Мөхәммәтҗанова үзенең юбилеен билгеләп үтә.

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Әлеге истәлекле дата белән аны республика комитеты Аппараты һәм Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Анатольевна Калашникова җылы котлады.

Алсу Рафаил кызының Дәүләт статистикасы органнарында эш стажы 38 елдан артык. Башлангыч профсоюз оешмасын ул 2010 елдан бирле җитәкли һәм Татарстан Республикасында һөнәр берлекләре хәрәкәтен торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.. Хәзерге вакытта профсоюз әгъзалыгын мотивацияләүгә, яшьләрне профсоюзга җәлеп итүгә, профактивны укытуга зур игътибар бирә. Алсу Рафаиловна үз тәҗрибәсен яшьләргә бик теләп тапшыра.

Профсоюзның Устав максатларын һәм бурычларын тормышка ашырудагы аерым казанышлары өчен Алсу Рафаил кызы бүген «Татарстан Республикасында һөнәр берлеге алдындагы казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде.

Алсу Рафаил кызына озын һәм бәхетле тормыш, нык сәламәтлек, игелек, иминлек һәм иң изге теләкләр телибез!

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International