Поздравление с праздником Курбан-байрам

19 июля 2021 г., понедельник

Хөрмәтле дуслар!

        Ислам дөньясында иң мөһим һәм олы бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән ислах күңелдән котлыйм. Әлеге бәйрәм тирәнтен әхлакый мәгънәгә ия.

       Мөселманнар өчен олы мәгънәгә ия булган бу бәйрәм иминлек, үзара хөрмәт кебек иң матур кешелек сыйфатларын чагылдыра, безне мәрхәмәтле, рәхимле, киң күңелле булырга, якыннарыңны яратырга өйрәтә.  Гаиләләрне һәм милләтләрне берләштерә торган бәйрәм бу. Ул ислам кануннары, башка дин кануннары кебек үк, мәңгелек кыйммәтләргә нигезләнүен тагын бер кат искәртә.

      Татарстанлылар – башка милләт һәм дин ияләре – мөселманнарның гореф-гадәтләрен хөрмәтлиләр һәм әлеге изге бәйрәм уңаеннан аларның шатлыкларын, уңай үзгәрешләргә булган якты өметләрен уртаклашалар. Республикабыздагы милләтара дуслык һәм халыкларның үзара хөрмәте уртак йортыбызда иминлек сакларга ярдәм итә. 

        Бүгенге бәйрәм көнендә барыгызда да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа хезмәт уңышлары телим.

 

Хөрмәт белән,

Рәис                                                                                О.А.Калашникова

 

Уважаемые друзья!

         Примите искренние поздравления с Курбан-байрам -  одним из главных и почитаемых в исламе праздников, который несет в себе глубокий нравственный смысл, радость укрепления веры и духа.

       Этот значимый для мусульман праздник воплощает в себе непреходящие человеческие ценности мира и добра, взаимного уважения, объединяет нас в стремлении к лучшему что есть в человеке – состраданию и любви, великодушию и милосердию, умению жертвовать во имя ближнего. Это поистине праздник сближения семей и наций. Он напоминает нам, что традиции ислама, как и других мировых религий, основаны на вечных ценностях.

        Жители Татарстана – представители других конфессий – с уважением относятся к традициям мусульман и искренне разделяют радость по случаю этого священного праздника, надежды на благоприятные перемены, радость и процветание. Межнациональная дружба и взаимное уважение народов Татарстана помогут сохранить мир и благоденствие в наших домах.

       В этот праздничный день от всей души желаю всем крепкого здоровья, счастья, благополучия, успехов во всех делах, мира, добра и радости.

 

С уважением,

Председатель                                                              О.А.Калашникова

 

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International