Ютазы районында хисап-сайлау конференциясе узды.

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

  Ютазы муниципаль районында муниципаль учреждениеләр һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмаларының хисап-сайлау конференциясе булып узды. Конференция район башлыгы урынбасары Зөлфия Мөслих кызы һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Петровна катнашында узды.

  Ютазы муниципаль районының дәүләт һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасында бүгенге көндә 128 әгъза исәпләнә һәм алар 4 башлангыч профсоюз оешмасына берләшкән.

   Агымдагы елда профсоюз оешмаларын ныгыту чараларын көчәйтергә, башлангыч профсоюз оешмаларын арттыру буенча чаралар күрергә кирәк.

  Яңа сайланган профсоюз активына үзара аңлашу, җайга салынган һәм нәтиҗәле эш теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International